Чаллының инвалид спортчылары алтын медаль белән бүләкләнде
Яңалыклар тасмасы

Чаллының инвалид спортчылары алтын медаль белән бүләкләнде

Алар республика беренчелегендә Чаллы данын якладылар.

Мамадыш ипподромында инвалидлар арасында чаңгы буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда барлык категориядәге физик мөмкинлекләре чикле 67 спортчы катнашты. Алар республиканың 11 шәһәр һәм районыннан килгән иде. 

Күпчегеге Азнакай, Чаллы, Казан шәһәрләреннән, Кумара, Саба, Апас һәм башка районнардан.

Чаллы спортчылары бу ярышларда уңышлы чыгыш ясады. 5 км лы дистанциядә авариядә бер кулын югалткан шәһәрдәшебез Гөлназ Гыйльметдинова белән Ришат Фазуллин финишка беренче килеп, Кубок һәм алтын медаль белән бүләкләнделәр.

Ангелина Исламова Кубок һәм көмеш медальгә лаек булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бер куллы спортчы Татарстан беренчелеге

Нет комментариев