Чаллының юбилее: шәһәрдәшләрне Путин котлады, артистлар җырлар бүләк итте һәм салют
Яңалыклар тасмасы

Чаллының юбилее: шәһәрдәшләрне Путин котлады, артистлар җырлар бүләк итте һәм салют

Шулай ук Татарстан Рәисе һәм Чаллы мэры изге теләкләрен җиткерде.

 

Бүген Чулман буендагы гүзәл Чаллыбызда берьюлы ике юбилей: шәһәрнең - 400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган зур чара үтте. 

Яр буе паркы Мәйданнын тутырып килгән халык шәһәрнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган театраль тамашаны йотлыгып һәм горурланып карады.

Аннары тамашачыларга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыдылар. Анда түбәндәге юллар бар иде:

"Хөрмәтле Чаллы халкы. Сез Кама буендагы кечкенә бистәдән Россиянең иң эре сәнәгать үзәгенә әйләнгән туган шәһәрегез,  якташларыгызның хезмәттәге казанышлары, буыннардан-буыннарга күчкән традицияләр, дуслык, ватанпәрварлык хисләре белән горурланасыз. 

Чаллы,  Татарстан һәм бөтенроссия тарихында чын индустриаль гигант - легендар КАМАЗ төзелеше аерым урын били. Биредә җитештерелгән техника торак-коммуналь, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм Россия хәрби көчләрендә кулланыла. 

Чаллыда төрле өлкәләрдә халыкның фикерен исәпкә алып проектлар тормышка ашырыла.

Киләчәктә дә уңышлар телим".

Аннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов изге теләкләрен җиткерде.

«КАМАЗ» заводы Чаллының яңа тарихында бик мөһим роль уйный. Бүген «КАМАЗ» – Россиядә автомобиль төзелешенең флагманы, илебездә йөк автомобильләре һәм автобуслар җитештерү өлкәсендә чын лидер. Данлыклы «КАМАЗ – мастер» командасы – аерым бер горурлыгыбыз. Бергә алга барабыз, бары алга гына!» - диде ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә шәһәрдәшләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Шәһәргә һәм КАМАЗга ярдәм иткән өчен Россия Президентына  рәхмәт әйтте. 

"Без даими игътибары һәм практик ярдәме өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да рәхмәтле. 

Бергәләп юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез, медицина учреждениеләрен, социаль объектларны ремонтлыйбыз, ишегалды мәйданчыкларын рәткә салабыз, йөз меңләгән кешенең тормышын яхшыртабыз. 

Бу уңай үзгәрешләрдә Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның өлеше зур", - диде ул. 

Җитәкчеләр бер төркем шәһәрдәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Аннары сәхнәгә Чаллы артистлары чыкты. 

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән Россия җырчысы Сергей Лазаревны да яратты тамашачы. 

Кушылып җырладылар, биеделәр.

Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыга-400

Нет комментариев