Бүләкләрне мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
Казанда республика мәдәни-ял учреждениеләре директорлары һәм хезмәткәрләре съезды узды. Анда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, аеруча уңышлы эшләгән кешеләрне бүләкләделәр.
«Эврика» мәдәния үзәге директоры Ландыш Галиевага «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
«Татар урман әкиятләре» проекты «Балалар белән эшләү буенча проектларны хуплау» номинациясендә Мәдәният министрлыгы грантын яулады. Бүләкне «КАМАЗ» мәдәният йорты директоры Динара Динушова алды.
«Эврика» мәдәни үзәге директоры Ландыш Галиева – «Иң яхшы җитәкче», «КАМАЗ» мәдәният йортының методик эш бүлеге мөдире Анастасия Зарипова «Перспектива» номинациясендә һәм Мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә квалификацияләрен күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен номинациясендә грантка лаек булды.
Нет комментариев