Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында - күңелсез хәл

Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм хезмәте килә.

Чаллының 21/22 йорты янында күңелсез хәл була. Биредә төнге өченче яртыда подъезд янында басып торган ир-аттан үтеп баручы берәү тәмәке сорый. Кире җавап ишеткәч, ул шәһәрдәшебезгә йодрыклары белән ташлана. Зыян күрүченең кабыргалары сына, үпкәсенә зыян килә. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм хезмәте ир-атны БСМПга алып китә. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә дәвалану курсы уза. 

Шәһәрдәшебезгә һөҗүм итүче исә Нурлат районы кешесе булып чыга. Хокук сакчылары аны видеокүзәтү җайланмалары аша эзләп таба. 38 яшьлек ир-ат Мәләкәс аръягы микрорайоны йортларының берсендә арендага алган фатирда тора. Рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Бүгенге көндә аңа карата җинаять эше ачылды. Тикшерү барышында ул шәһәрдән читкә чыгарга тиеш түгел. Гаепләнүчене 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев