Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы артисты иң яхшы роль өчен дәрәҗәле бүләк алды

Фестиваль җиңүчесе кем?  

Алтай краенда Шукшин исемендәге кинофестиваль булды. Анда Татарстан режиссеры Илдар Ягафаров куйган «Исәнмесез» фильмы Бөтенроссия Шукшин фестиваленең Гран-при бүләгенә лаек дип табылды. Жюри рәисе Михаил Калинин режиссерга фестивальнең төп призы – яшмадан эшләнгән ваза тапшырды.

«Исәнмесез» фильмындагы төп рольдә уйнаган, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Россиянең атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов исә «Западные ворота» халыкара фестивалендә «Иң яхшы роль» өчен махсус призга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кинода төшкән мәдәният театр