Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете «Минем илем - минем Россия» бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

«Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Руслан Матурин «Минем илем - минем Россия» бөтенроссия конкурсында «Минем илем. Минем тарихым. Минем космос» номинациясендә өлкән яшь категориясендә (17 яшьтән 35 яшькә кадәр) җиңү яулады.

Ул укучыларны Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән «Җиңү юллары белән» дип аталган интерактив интеллектуаль-танып-белү патриотик проектын яклады. Проект 15-17 яшьлек мәктәп укучылары командалары өчен уеннар сериясен үз эченә ала. Уенның темасы -  геройлар, төп этаплар һәм көрәшләр. Йомгаклау очрашуы «Мин Ватанга хезмәт итәргә әзер» хәрби-спорт турниры форматында уза. Яшьләр үзәге холлында «Татарстан Республикасы хәрби-спорт уеннары үзәге», «Полигон – 16» актив ял клубы һәм «ДОСААФ Чаллы автомәктәбе» тарафыннан корал, хәрби форма, экипировка элементлары күргәзмәсе оештырыла. Спорт уен эстафеталарыннан тыш, кызлар иҗади номерлар да әзерлиләр: җырлар, такмаклар, сугыш еллары шигырьләре белән катнашучыларны сөендерәчәкләр.

«Җиңү юллары белән» проекты – Яр Чаллы шәһәрендә бердәнбер шундый үзенчәлекле проект, аның ярдәмендә яшь буынга рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү интеллектуаль-мәдәни киңлеккә танып-белү уенын һәм хәрби – спорт ярышын кертү аша сиздермичә башкарыла», - дип билгеләп үтте Руслан Матурин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс