Чаллы “Җиңү диктанты” язды
Анда Чаллыдан 770 кеше катнашырга теләк белдерде.
29 апрельдә Халыкара “Җиңү диктанты” акциясе узды. Анда Чаллыдан 770 кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасында укытучылар, укучылар, депутатлар, активистлар һ.б. бар иде. Диктантны махсус билгеләнгән унбер мәктәптә, Педагогия институтында һәм онлайн режимда яздылар.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәләхов та катнашты. Ул диктантны 42нче мәктәптә язды. Шәһәр мэры урынбасары Ирина Сагидуллина НГПИда сынау тотты. Нәтиҗәләр уку елы ахырында булыр дип фаразлана. Диктантны онлайн язучылар билгеләрен бүген үк белде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев