Чаллы кызлары футбол буенча турнирда икенче урын яулады
Салават шәһәрендә 2003-2004 елгы кызлар арасында «Күн туп» футбол буенча Бөтенроссия ярышларының финал этабы төгәлләнде.
Әлеге ярышларда шәһәребене тренер-укытучы Эдуард Назаров җитәкчелегендә, «Строитель» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы тәкъдим итте. Турнир нәтиҗәләре буенча Чаллы командасы икенче урын яулады. 24 гол керткән уенчы Анастасия Кадыльская турнирда иң яхшы гол кертүче дип табылды.
http://nabchelny.ru/news/32978
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев