Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызын әнисе ятимнәр йортыннан алды

Карда елап яткан кызны әнисе өенә алып китте.

Шәһәрдәшләребез яңа шәһәрнең 50нче бистәсендә кар өстендә ялгызы елап утыручы 3 яшьлек балага тап булган иде. Алар урынга хокук сакчыларын һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырталар. Яңадан ачыкланганча, кызчыкны урамга спиртлы эчемлекләр белән дус булган әбисе алып чыккан була. Медицина хезмәткәрләре 42 яшьлек ханымның  исерек булуын ачыклый. Аңа полиция хезмәткәрләре тарафыннан административ беркетмә төзелә. Кызчык исә Ятимнәр йортына урнаштырыла.

«Баланың киемнәре чиста, пөхтә, үзе  бик акыллы. Күренеп тора яхшы гаиләдән. Бездә озак тормасы билгеле иде инде», – ди ятимнәр йорты баш табибы Эльза Корбанова.

Прокуратура тикшерү эшләрен тәмамлап, башкарма комитетның опека бүлеге тиешле документны биргәч, 23 яшьлек  ханым Ятимнәр йорты коллективына рәхмәт әйтеп, баласын өенә алып китә. 

Фото: ачык чыганаклардан алынды

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала гадәттән тыш хәл