Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 24 йортта җылы юк

Шулай ук 2 мәктәп һәм 3 шифаханәдә дә җылы юк.

Автозавод һәм Тынычлык проспекты киселешендә, «Октябрьское» сәүдә үзәге янында җылылык үткәргечтәге ярык нәтиҗәсендә ике мәктәп, бер балалар бакчасы, өч шифаханә, биш административ бина һәм 24 күп фатирлы йорт җылысыз калды. Барлыгы 11446 кеше, шул исәптән  400  бала салкын фатирларда утыра. Авария урынында «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе хезмәткәрләре эшли. Ремонт эшләре бүген төнге 12гә кадәр тәмамланырга тиеш. «Эшләрне кыска вакыт эчендә тәмамларга тырышабыз. Кулланучылар өйләрендә җылы юклыгын сизми дә калырлар»,  - диделәр предприятиедә.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү авария торак-коммуналь хуҗалык