Алар шимбә көнне 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр традицион мәйданчыкларда оештырылачак.
27 февральдән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан башланачак. Алар шимбә көнне 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр традицион мәйданчыкларда оештырылачак: Тукай яр буеның «Төзүчеләр» стадионы каршында, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашырга шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалык алып баручы эшмәкәрләр, һәвәскәр бакчачылар чакырыла.
Нет комментариев