Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гармунлы, җырлы бәйрәм үтте

ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында “Җырлы, гармунлы, курайлы җәй” дип исемләнгән бик матур концерт булды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева гармунчылар, җырчылар, курайчылар, музыка уен коралларында уйнарга өйрәтүчеләрне бер урынга җыйган иде. Заманында төрле тармакларда эшләсәләр дә,  аларны гармунга, татар моңына мәхәббәт берләштергән. 
Бәйрәмне Миңнегали  Мөхәммәтшин башлап җибәрде. Ул яшьтән гармунга гашыйк булган. Чаллыга, КАМАЗ төзелешенә килгәч, “Пятачоклар”да гармунда уйнаган. Татар теле укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Зәбир Хәлимов Саратов гармунында уйнарга өйрәнеп кенә килә әле. “Заманында бу гармуннарны Сочида узган Олимпия уеннарына сувенир итеп ясаган булганнар. Артык калганнарын Бөек Ватан сугышы ветераннарына таратканнар. Әтиемә бирелгән кадерле бүләкне тик тотасым килмәде,  әкрен генә уйнарга өйрәнәм”, - диде ул. 
Рәшит Мәүләвиев исеме мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә яхшы таныш. Ул музыкант-педагог. Үзе матур итеп җырлый да. “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында җырларга, гармунда уйнарга яратучыларны җыеп “Җәүһәр” ансамбле оештырган. Шәһәрдәге бер генә мәдәни чара әлеге коллектив катнашыннан узмый. 
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров күренекле музыкант булуы өстенә, бик күп популяр җырлар авторы да. Ул кичәдә моңлы җырчы Илсөяр Зарипованы җырлатты. Курайчы Рөстәм Фәттахов, үзенчәлекле музыкант Петр Анисимов та паркка килүчеләрне моңландырды, яшьлекләренә кайтарды.  
Җырчы-гармунчылар Равил Гәрәев, Фәнилә Салихова, Нурсания Кашапова, Николай Свещев, Флера Талипованың чыгышыларын да тамашачылар җылы кабул итте.  “Замандаш”, “Вольница” ансамбльләренең чыгышы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның шигырь укуы да нур өстенә нур булды. 
Өлкән гармунчыларны талантлы яшьләр алыштыруы да күңелле күренеш. Яшь буын гармун-курайга тартылганда моңыбыз югалмас дигән өмет бар. Рәдис Мәүлиев, Виталий Анисимов, Халиулла Агмалетдинов тамашчылар алдындагы тәүге сынауны уңышлы үттеләр. Аларның чыгышын тамашчылар яратты.  Кыскасы, ул көнне паркка килүчеләр халкыбыз моңнарын тыңлап, рәхәтләнеп ял итте. “Әле ярый килгәнмен. Җырлар тыңлап, биеп-җырлап күңел ачтык. Гөлзада Мөхәммәтовнага рәхмәт. Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәр оештырсын иде”, - ди газета укучыбыз Гөлзар Фәхретдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният