Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Җәйге кәеф» дип исемләнгән концерт булды

Чаллының Марат Бибишев исемендәге театр паркында «Җәйге кәеф» дип исемләнгән концерт программасы булды.

Чара барышында ретро-шлягерлар, классик музыканың иң яхшы үрнәкләре, авторлар башкаруында җырлар, шулай ук заманча хитлар яңгырады. Тамашачылар белән җанлы интерактив, ачык флешмобка берәү дә битараф калмады. Котлау сүзе белән Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады. Бу хакта Чаллы шәһәре рәсми сайтында хәбәр ителә.

Программада Татарстанның атказанган артисты Федор Кузнецов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова, Олеся Шимон, Нияз Хәмәтшин, Александр Петренко, Марсилия, Илнур Фәйзулин, Лия Дәүләтшина катнашты. Чараны Лилия Минһаҗева алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев