Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар хәрби хезмәткә җибәрелә

Чаллыдан 280 дән артык егет көзге чакырылышка армиягә китәчәк. Аларның барысы да хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерлек узган, аларның күпчелек өлеше - Д һәм Е категориясе булган машина йөртүчеләр, Мәскәүдә шефлыкка эләгүчеләр дә бар.

"Без малайларны сайладык, шулардан 10 кеше - Президент полкына җибәреләчәк, шулай ук без Кара диңгез флотына, Йошкар-Олада шефлык өлешен формалаштыру буенча эшлибез. Агымдагы ел дәвамында барлык хәрби частьларда да булдык, безнең егетләр яхшы хезмәт итә, дәгъвалар һәм шикаятьләр юк, - дип билгеләп үтте Үзәк һәм Автозавод районнарының хәрби комиссары Рәшид Ильясов.
Моннан тыш, Яр Чаллыда икенче ел рәттән үз хезмәтләрен контрактлы хезмәткә алмаштырырга теләүчеләр саны арта.
"Бездә контракт хезмәтенә күчү яхшы тенденция. Узган ел 45 иде, быел - 60. Инде 50 дән артык кешене июль-августта җибәрдек, - дип аңлатты Рәшид Ильясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв