Чаллының “Болгар” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрнең өйләренә барып ярдәм итә - ВИДЕО
Фонд вәкилләре мохтаҗ гаиләләргә барып, аларга ит һәм бал салынган махсус пакетлар таратып йөргән.
- Бүген без фонд вәкилләре белән мохтаҗ гаиләләр янына барабыз. Аларга ит тутырылган пакетлар әзерләнде. Менә хәзер бер бабай янына килдек. Моннан тыш тагын берничә әби-бабай без килгәнне көтә. Моннан тыш безнең фонд ДЦП диагнозы булган балаларга булышлык та итә. Без аларга реабилитация чорында булышлык итәбез, – дип сөйли эшмәкәр, мохтаҗларга ярдәм итү пункты җитәкчесе Рөстәм Гатин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев