Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чит илләргә чыгу кагыйдәләре үзгәрде

Үзгәрешләр кемнәргә кагыла?

20 январьдән балигъ булмаган россиялеләрнең чит илгә чыгуына кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә керде.
Элек гамәлдә булган кагыйдәләр буенча, россиялеләр башка илләргә чит ил паспорты буенча бара ала. Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Осетиягә Россия туристлары эчке паспортлар буенча, ә 14 яшьтән кечерәк балалар туу турындагы таныклык буенча керә ала иде.
20 январьдән балигъ булган россиялеләр, шулай ук 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр элеккечә бу биш илгә Россия паспорты буенча керә алачак. 14 яшькә кадәрге балалар исә, бу республикаларга бары тик чит ил паспорты белән барып була, чөнки аларның кулларында РФ паспортлары юк.
Шуңа күрә әлеге биш илгә балалары белән ял итәргә барырга җыенган ата-аналарга үз балалары өчен чит ил паспортларын рәсмиләштерүне кайгыртырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чит ил паспорты Чит илгә чыгу