Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дамир Хәйбуллинга күпфункцияле үзәктә хезмәтне чиратсыз күрсәтәчәкләр

Егет күпфункцияле үзәктә гауга куптарган һәм 25 машинага зыян салган Ринат Курнаевны тоткарларга ярдәм итә. Хәзер Дамир Хәйбуллин күпфункцияле үзәкнең мактаулы клиенты булачак.

Бүгенге көндә аңа Татарстанның барлык МФЦларында да чиратсыз хезмәт күрсәтәчәкләр. Бу турыда Татарстанның күпфункцияле үзәгендә хәбәр иттеләр. 

– Әлеге яңалык турында үзем дә социаль челтәрләрдән укып белдем. Әлбәттә, мин бик шат. Димәк, әлеге вакыйгага кешеләр һаман да битараф түгел. Бу мөмкинлек белән һичшиксез файдаланачакмын. Бүгенге көндә андый мохтаҗлык юк, – диде Дамир Хәйбуллин «Шәһри Чаллы» газетасына. 

Шулай ук егет иминиятләштерүчеләрнең карарын көтә. 

– Алар миңа якынча 24 мартта килергә куштылар. Башта машинаны техник яктан тикшертергә алып барам, – диде Дамир.

Сүз уңаеннан, Дамир Хәйбуллинның үз гомерен куркыныч астына куеп, ничәмә-ничә гомер саклап кала алуы турында язган идек. Түбәндәге сылтамаларга басып, материалны укый аласыз.  

1. Үз гомерен куркыныч астына куеп, кешеләр гомерен саклап калган Дамир Хәйбуловка акча җыя башладылар

2. Үзе закон үтәмәгән килеш җинаятьчене тоткарлаган

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев