Алар бу бүләкләргә спорт медицинасы үсешенә керткән өлешләре өчен лаек булды.
Дәвалау-физкультура диспансерында эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Киңәшмәгә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Любовь Ховрычева килде. Коллективның хезмәте югары бәяләде. Алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Өлкән шәфкать туташы Лидия Дорофеева ТРның электрон Мактау тактасына кертелде, ә регистратура хезмәткәре Лилия Рафыйкова Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларның хезмәтен диспансерның баш табибы Мансур Потиев бәяләде. «Лидия Петровна һәм Лилия Исрафиловна көн саен пациентларга карата кайгыртучанлык күрсәтә. Нәкъ менә шундый вак-төякләрдән безнең хезмәткә халыкның ышанычы арта», – диде ул.
Фотолар сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
Нет комментариев