Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлар сессиягә җыелды

Кичә Шәһәр Советының ХХХI утырышы булып узды. Аны Яр Чаллы муниципаль берәмлеге җитәкчесе, шәһәр хакиме Васил Шайхразиев алып барды. Халык ышанычлылары карамагына һәм раслауга 19 сорау көн тәртибенә куелды. Шулар арасында Шәһәр Советының "2015 һәм 2016 елларда Яр Чаллы муниципаль берәмлеге бюджеты хакында"гы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә бар иде....

Кичә Шәһәр Советының ХХХI утырышы булып узды. Аны Яр Чаллы муниципаль берәмлеге җитәкчесе, шәһәр хакиме Васил Шайхразиев алып барды.

Халык ышанычлылары карамагына һәм раслауга 19 сорау көн тәртибенә куелды. Шулар арасында Шәһәр Советының "2015 һәм 2016 елларда Яр Чаллы муниципаль берәмлеге бюджеты хакында"гы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә бар иде. Депутатлар хезмәткә түләүнең яңа системасы турындагы законга үз тәкъдимнәрен әйттеләр.Шәһәр сайлау участокларында эшләячәк комиссияләр составына резерв кандидатуралар булдыру турында да сүз булды.

Бертавыштан Яр Чаллы муниципаль берәмлеге бюджетының 2015 елга һәм 2016, 2017 план чорына кабул ителәчәк пороектын тыңлау вакыты расланды. Ул быелның 10 ноябрендә 14.00 сәгатьтә хакимиятнең 400 залында булачак. Биредә Шәһәр уставына үзгәрешләр кертү дә каралачак.

Депутатлар шәһәр территориаль җәмәгать үзидарәсен үстерү турындагы мәсьәләне хупладылар.

Шәһәр Советының ХХХI утырышында шәһәр приватизация планына аукцион аша сату өчен өч бина теркәлде. Алар Мәскәү проспектындагы, ГЭС бистәсендәге корылмалар. Сатудан кергән акчалар 13/13 адресы буенча төзелүче "Яшүсмер" балалар-яшүсмерләр клубы төзелешенә күчереләчәк.

Йорт хайваннарын тоту турындагы республика канунына үзгәрешләр кертелү сәбәпле депутатлар бу соруны да читтә калдырмадылар.

Сессия барышында муниципаль берәмлек һәм Башкарма комитетның дүрт коммиссиясендә үзгәрешләр расланды. Бу Башкарма комитетта кадрлар алмашынуы белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев