Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Диләрә Гәрәева: «Чарасызлыктан елыйм»

Хәрби операциядә хезмәт итүче улына гуманитар ярдәмне үзе илтүче ана белән әңгәмә.

Шәһәрдәшебез Булат Клементьев – хәрби операциядә яраланган солдатларга беренче ярдәм күрсәтүче медик. Ул инде ике елга якын контракт буенча хезмәт итә. Әнисе Лилиана ханым һәм аның сеңлесе Диләрә Гәрәева башта Булатка дип, тора-бара батальондагы барлык егетләргә посылка җыя башлый. Якыннары, хезмәттәшләре, дусларына мөрәҗәгать итәләр, махсус телеграм-төркем төзиләр. Әйберләр озак баргач, волонтерлар белән аңлашылмаучылыклар килеп чыккач, Диләрә ханым машина яллап үзе илтергә уйлый. Апрель аенда Лилиана ханым үз машинасында йөкне озата барып, улын күреп кайтты. Шушы көннәрдә Диләрә ханым 10нчы тапкыр хәрби медиклар янына барды. Әмма әңгәмәдәшләрем хәрбиләргә акча җыюның авырлашканнан-авырлаша баруын сөйләде.

– Бу юлы нәрсәләр илттегез? 
– Маскировка өчен челтәрләр, резин сапогилар, яңгырдан саклаучы плащлар. Кайвакыт кешеләр әйберләр исемлеген күреп, бу чыннан да кирәкме соң дип сорыйлар. Кирәк, әлбәттә! Медицина ярдәме күрсәтүче пунктлар блиндажда, ягъни казылган чокырда яки подвалларда урнаша, ә анда ут та, су да үткәрелмәгән. Әйтик, хәзер аларның сулары бозланып ката. Шуңа җылыту торбалары да эшләми, кулланырга да су юк. Без аларга җылыткыч кебек куллана торган махсус чыбыклар алып бардык. Шуның белән урагач, торбалар да, зур савытлардагы су запасы да катмаячак. Әле февральдә үк илткән өч километр озынлыктагы кабельне генераторга тоташтырып, пунктны электр белән тәэмин иттеләр.
Җылыткычлар илттек, дарулар. Күп авырыйлар, шуңа күрә вируска каршы препаратлар алдык. Балны бик көтеп алалар. Госпиталь өчен простыня, юрган-мендәр тышлары... Әйберләр күп иде – кузовы алты метрлы Газель тулы барды.

– Әле беренче генә тапкыр илткән әйберләр булдымы?
– Дезинфекция өчен кварц лампалары, тэн (көпшәсыман электр җылыткычы) сорадылар. Кирәклесен сатып алыр өчен, хатын-кыз булсам да, чыбыклар, кадаклар, инструментларның эш нечкәлекләрен өйрәнергә туры килде. Андагы «Кулибин»нарның күплегенә шаккатам – җәен су саклаган зур пластик савытка кайнаткыч куеп бойлер ясаганнар. Үзләре! Капкыннар сорадылар. Кырлар ялангач, тычканнар күбәйгән. 

– Андагы һава шартлары бездәге кебекме?
– Дымлылык көчле. Мин йөкне илткәч, бер йортта кундым. Төнгә киемнәрне мичкә куеп киптермәсәң йөрешле түгел – юеш. Иртән корыларын киеп чыгуым булды, 15 минут дигәндә кабат дым сеңде. Ничек авырмасыннар инде – тәүлек әйләнәсе туңа икән бит егетләр. 300 йон оекбаш илттем – алар аны салмый кия, алмашы белән йоклый.

– Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
– Кешеләрнең аңламавына үртәлеп елыйсыларым килә. Сугышның нәрсә икәнен аңлый, күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, бик яхшы яшибез. Әйтик, хәзер актив һөҗүм бара, яралылар күп. Аларга беренче ярдәмне Белгород госпиталендә күрсәтәләр. Тик кеше күп булу сәбәпле, эвакуациягә кадәр ике-өч сәгать урамда көтәргә туры килә. Юрган белән каплансалар да, егетләр яланбаш, ә урамда салкын. Мин баш киеме өчен акча җыярга тәкъдим иткәч, нигә кирәк соң ул дип язалар. Алар медикларга дип уйлаганнар, ә мин яралылар өчен сорадым. Аннары кешеләр срогы чыккан яки исемлектә булмаган дарулар алып килә. Мина шартлаудан аяклары-куллары өзелгән солдатларга хәзерге вакытта бавырны дәвалау яки ашкайнатуны яхшыртучы дарулар кирәкми! Фронттан әйбәт бинтлар сорыйлар икән, мин инде кыйммәтлерәге кирәген аңлыйм. Җепләре чыккан  булса, алар ачык җәрәхәткә керә һәм үлек барлыкка китерә. Срогы чыккан ашамлыклар тәкъдим итәләр. Моны солдатлар күрсә, үзләрен ничек хис итәр дип уйлыйсыз? Боларның барысын да кат-кат аңлатып хәлдән таям. 
Җәй көне бер волонтер төркеменнән хирурглар өчен яңа урын-җир сорадым. Чүпрәкләр бар, диләр. Бармый, дим. Кабатлап тәкъдим итәләр. Бу табиблар көн саен 20шәр сәгать аягөсте эшли. Катлаулы очраклар күп. Исән калсын, аякка бассын өчен бер солдатка бишәүләп операция ясый алар. Йокы тигәндә чиста урын-җиргә ятарга хаклары юкмыни? Баш тарткач, миңа «охреневшая» диделәр.
Әйберләрне илтү өчен дә акча кирәк бит әле! Ә юл хәзер кыйммәткә төшә – барып кайту өчен (3700 километр тирәсе) машина яллауга һәм бензинга ким дигәндә 80 мең сум кирәк. 


Әңгәмәгә Лилиана кушыла.
– Ә мин аңлатудан, дөресрәге, аңламасалар йөрәгемә якын алудан туктадым. Акча җыю турында игълан итәм дә, Аллаһка тапшырам. Артык өзгәләнә башласа, Диләрәне дә туктатам. Кешеләр төрле, дим. Һәрвакыт шулай булган һәм булачак, дим. Үпкәләмим дә, ачуланмыйм да, акча җыелмаса нишләргә дип кенә уйлыйм. Менә сезнең редакциягә килдек. Анда егетләргә никадәр авыр икәнлеген белсеннәр иде дип. 
– Кешеләргә ничек итеп аңлатасыз?
– Ярдәм сорагач, нәрсә дип җавап бирәселәрен алдан беләбез. «Хезмәт хакым күчкәч бирермен», «Эш  хакым андый зур түгел», «Бу юлы башкалар кушылсын» дип язалар. «Аллаһка шөкер, минекеләр катнашмый» дип, аралашмаучылар да бар. Акча җыя торган саен авырлаша бара. Аңлатып арыгач, гарьләнеп елыйм да тагын аңлатам. 100 сум булса да файдага дим. Соңгысында вируска каршы бер даруны 19 сумнан алдык. Ә 100 сумга аны бишне алып, биш егетне коткарырга була ич! Баштарак ярдәм итәргә теләүчеләр күп иде. Хәзер яныбызда беркем дә калмады. Бу бик авыр эш, бик күп көч сорый.
Соңгы арада, чарасызлыктан, группада яраланган егетләр, аларга күрсәтелгән медицина ярдәме турында фотолар, видеолар куя башладым. Кыр госпитале бит ул без белгән төзек һәм җиһазландырылган бина түгел. Җан өшеткеч, тик шул ук вакытта андагы чынбарлыкны күрсәткән кадрлар ул. Шуннан мине: «Син артыгын кырысландың. Вәхши күренеш бит бу!» – дип гаепләделәр. Алар бит безнекеләр, дим. Күпме вакыт бик кырыс шартларда яшәргә туры килә үзләренә. Ашарга ризык, эчәргә су булмаган көннәре була. Кирәк-ярак белән тәэмин итүче машина алгы сафтагылар янына артиллерия уты тынганчы ике-өч көн буена бара алмый. Шул вакытта алар кипкән ипи белән яши, бер банка тушенканы 8-10 кешегә бүлеп ашыйлар. 
– Булат үзе нәрсә сорый?
– Ул хатлар укырга ярата. Бу юлы да баргач та, беренче эш итеп: «Әби хат биреп җибәрдеме?» – дип сорады. Анда барысы да хәбәр көтә, укырга ярата. Шалтыратканда да хат эчтәлеген сөйлиләр. Көндәлек тормышыбыз, яңалыкларыбыз турында хәбәр иткәч, әбисе һәр хатында: «Без сезне көтәбез, сез чын геройлар, исән-сау кайтыгыз!» кебек җылы сүзләр яза. Хәтерлим, «Солдатка хат» акциясе башланды. Булат балалардан күпләп хатлар килүен, кайберләрендә хәтта телефоннары язылганын әйтте. Шул номерны сорап алып: «Хатың солдатның әнисенә дә килеп җитте. Рәхмәт сиңа, син молодец, бик кирәкле эш башкарасың!» – дип язып җибәрә идем. 


– Кызлар, сезгә кушылырга, ярдәм итәргә теләүчеләр булса, кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
– ЗЯБ бистәсендә гуманитар ярдәм кабул итү пунктыбыз эшли. Адресы: Аркылы урамы, 17нче йорт, (19/02). Алдан хәбәрләшеп, анда хәрби медиклар өчен кирәкле әйберләрне китерергә була. Әйберләр исемлеге белән «За жизнь» дип аталган телеграм төркемебездә (https://t.me/medikRT) таныша аласыз. Без һәрвакыт элемтәдә: +7 987 174-17-29 (Диләрә Гәрәева), +7 937 779-26-88 (Лилиана Клементьева).

Даими хезмәттәшлек иткән «Ваша защита» маскировка челтәрләре бәйләү төркеменә һәм медицина көллиятенең йөкне машинага тутырырга, ташырга һәрвакыт ярдәм итүче студентларына сезнең газета аша рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. «Кама Бекон» предприятиесе исә медиклар йөрүче машинага зур суммага махсус тәгәрмәчләр, хирургларга җиһазлар сатып алырга ярдәм итте. Декабрь аенда чираттагы йөкне озатырга җыенабыз.

 

Лилиана Клементьева белән Диләрә Гәрәева турында башка материаллар:

Чаллыдан апа белән сеңел солдатларга гуманитар йөк ташый: Моннан укыгыз.

“Шәһри Чаллы” героен хәрби операциядән кем алып кайткан? Моннан укыгыз.

Хәрби улына гуманитар йөк ташучы ана ярдәм сорый Моннан укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ