Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби улына гуманитар йөк ташучы ана ярдәм сорый

Кирәк-яракларны саклар өчен урыннары юк.

Бүген Россиядә хәрби медиклар көне билгеләп үтелә. Хәрби операция башыннан бирле солдатлар гомере өчен көрәшүче шәһәрдәшебез, фельдшер Булат Клементьевка гуманитар йөкне әнисе Лилиана һәм туганы Диләрә ханымнар илтә. (Бу хакта моннан укый аласыз) Алар ул зонада 8 тапкыр булып кайтты. Чираттагысын сентябрь аена планлаштырганнар.

Бүгенге көндә алар хәрби табиблар өчен кирәкле әйберләр җыя. Исемлектә дарулар – борынга, күзгә, колакларга тамыза торган дарулар, тамакка сиптерер өчен спрейлар, җылытучы мазьлар, суытучы мазьләр, гигиена кирәк-яраклары - юеш салфеткалар, “коры душ”, теш пастасы, теш щеткалары, савыт-саба юу өчен сыеклык, таблеткалардагы хлор, бер тапкыр кулланышлы савыт-саба, киемнәр – резин сапогилар, яңгырдан саклаучы плащлар, эчке киемнәр, носкилар, җылы перчаткалар, азык-төлек – ит, балык консервалары, кофе, чәй, шикәр комы, печенье, шоколад, “коры аш”, шулай ук 2 кВтлы 100 метрлык кабель, шнурлы кварц лампалары бар.  

Кызганычка каршы, әлеге игелекле, кыю ханымнарның җыйган әйберләрне саклар өчен урыннары юк. Әгәр кемнең дә булса ярдәм итү теләге, мөмкинлеге булса, Лилиана ханыма 8 937 7792688 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: махсус хәрби операцмя