Экзотик илләргә чыкмагыз
Һиндстаннан кайткан Бөгелмә кешесендә филяриоз чире тапканнар. Тән калынаю авыруы буларак билгеле филяриоз онытылган тропик чирләр рәтенә керә. Ул черки тешләгәннән соң кешегә паразитлар күчү нәтиҗәсендә йога, дип белдерде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Моны истә тотып ул шәһәрдәшләребезгә экзотик ялдан баш тартырга киңәш итте.
«Без, туристлык операторлары һәм агентлыклар белән берлектә, экзотик илләргә ял итәргә баручылар арасында, әлеге инфекция турында күзаллау булсын өчен, семинарлар оештырырга керештек. Туристлар сәяхәт кылу рөхсәт ителгән илләр турында белешмәлек алачак. Шулай ук ял итү өчен әлеге авыруны йоктыру куркынычы зур булган илне сайлаган кешеләр дә контрольдә тотылачак», — дип хәбәр итте Бариев.
«Үз башыңа маҗаралар эзләмәскә һәм эпидемиологик вазгыять катлаулы булган илләргә бармаска кирәк. Пандемия беркемгә дә сабак бирмәдеме әллә? Хастаханәгә эләкмәс өчен саклык чаралары күрүең хәерлерәк», — дип белдерде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Фото: dialog1918.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев