Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Евро-2020 чемпионаты составында Чаллы футболчысы да бар

Барысы бергә командада 26 спортчы булачак. Алар футбол буенча Европа чемпионатында катнашачак. Спорт аренасында илебез данын шәһәрдәшебез Далер Кузяев та яклыячак.

2017 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Далер “Зенит” (Санкт-Петербург) командасында уйный. 
Моннан тыш әлеге исемлектә Казанның “Рубин” командасы футболчылары – Юрий Дюпин белән Денис Макаров та бар. Европа чемпионаты 11 Европа шәһәрләрендә 11 июньнән башлап 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Россия В группасында Бельгия (12 июнь, Санкт-Петербург), Финляндия (16 июнь, Санкт-Петербург) һәм Дания (21 июнь, Копенгаген) командалары белән уйныячак.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, иң баштан турнир агымдагы елны үткәрелергә тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында чемпионатны икенче елга калдырдылар. Шуңа карамастан “2020” итеп ясарга карар кылынган.
Исегезгә төшерәбез, Далер Кузяев тумышы белән Яр Чаллы егете. Балачакта ук гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күченеп китә. Шунда футбол белән актив рәвештә шөгыльләнә башлый. Аның әтисе Адьям Кузяев Оренбург шәһәрендәге “Газовик” командасында тренер булып эшли. Чаллыдан күченеп киткәнчегә кадәр исә 3 ел "КАМАЗ автомобиль үзәге"ндә уйный.

Фото: Татар-информ. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт укытучы тренер