Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Фәрид Сәлаховның киңәшчесе барлыкка килде

Аның алдына хакимияткә яшьләрне җәлеп итү бурычы куелды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет коллективына яңа хезмәткәр тәкъдим итте. Ул – Башкарма комитет җитәкчсенең киңәшчесе 27 яшьлек Олеся Алешина.

Олеся – Чаллы кызы. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетын тәмамлап,  «Оешма менеджменты» белгечлеге алган. Бүгенге көндә Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында «Идарә итү социологиясе» белгечлегенә укый. 

Хезмәт юлын 2017 елда Мәскәүдә шәһәр чараларын оештыру өлкәсендә башлап җибәргән. 

Яңа урынында аңа хакимияткә яшьләре җәлеп итү, шул исәптән урта, югары уку йортлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән элемтә урнаштыру бурычы куелды. 

Фото: хакимиятнең телеграм-каналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе