Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Февраль аеннан кемнәрнең пенсиясе арта?

Январь аенда пенсиянең берничә төре инфляция үсешенә туры китереп арттырылды.

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе ел башыннан 7,5 процентка индексацияләнде, дип хәбәр итә "Известия". Иминият пенсиясенә фиксацияләнгән өстәмә сумма 7567,3 сумнан 8134,9 сумга кадәр артты. Шул рәвешле 2024 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 23 405 сум тәшкил итә.

Шулай ук ел башыннан пенсионерлар өчен яшәү минимумы күләме артты. Ул Россия буенча уртача 13 290 сум булачак.

Моннан тыш, 2024 елдан картлык буенча пенсиягә чыгуның минималь яше дә артты: лаеклы ялга 1966 елгы хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар (58 һәм 63 яшь) чыга алачак. 2024 елда пенсиягә чыгу өчен шулай ук 15 ел хезмәт стажы булырга, ким дигәндә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) тупларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев