Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаилә корган Чаллы бомжы: “Булмый инде, булмагач”

Ул тагын урамда калган.

"Бәхет чыпчыгын" тоттым дигәндә генә тагын кулыннан ычкындырган. Чаллы бомжы Валерий Диюнов тагын урамда калган.

Яңа ел алдыннан тормышы 180 градуска үзгәргән иде. Эшкә урнашты. Мәскәү хатынына өйләнде. Алай гына да түгел, туган җире Ивановадан йорт сатып алды. Хатыны 550 мең сум чыгарып бирде. Алар турында без монда язып чыктык. Өйләнүе турында моннан укый аласыз.

Араларыннан кара песи үткән диярсең! Валерий Диюнов Мәскәү госпиталендә пневмониядән дәвалана. Бүген-иртәгә чыгаралар. Барыр җире юк. Хатыны өенә кертми икән. 

-    Ивановодан йорт сатып алып кайткан идем, Надя өенә кертми. Ишек замокларын алыштырып куйган. 1 ай буе вокзалда яшәдем. Анда тукмадылар, кыйммәтле әйберләремне урладылар. Өшеп, пневмония белән чирләдем. Хәзер 1 ай госпитальдә ятам. Пәнҗешәмбе чыгаралар. Акча юк. Барыр җир юк, - ди Валерий Диюнов. 

Ул безнең белән элемтәгә Мәскәү госпитале табибы Камал Алиев аша чыкты. Валерий Петрович кире Чаллыга кайтырга хыяллана. Язмышына битараф булмаганнардан матди ярдәм сорый. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбайлар