Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бомжы Мәскәү хатынына өйләнде - фотолар

20 ел гомерен урамда үткәргән ир-ат үзен иң бәхетле кеше дип саный.

Чаллы бомжы Валерий Диюновның бүген иң бәхетле мизгелләре. Ул ЗАГСта сөеклесе Надежда Обухова белән никахын рәсмиләштерде.

- Кулларыбызда - балдаклар. Йөзләребездә - бәхет балкый. Язылышкач, икебезнең дә күзләребезгә яшьләр килде. Күңелдә тынычлык хисе. Иртәгә тагын да яхшырак булачак дигән ышаныч бар! Паспорттагы штамп та, балдаклар да мөһим түгел. Иң мөһиме - без бер-беребезне таптык һәм бер-беребезгә кирәк! - дип сөйләде Валерий Диюнов. 

Таныш булуларына нибары 1 ай чамасыдыр. Әмма бер-берсенә бер күрүдән гашыйк булганнар. Хәзерге вакытта алар Мәскәүдә, Надежданың фатирында яшиләр.  

Валерий Диюнов Интернет челтәрендә бомж Петрович буларак билгеле. Ул үзен шулай дип атый иде. 20 ел гомерен ул урамда һәм төрмәдә уздырган. Аның авыр язмышы турында без монда язып чыктык.

Бер атна элек ул Ивановадан 550 мең сумга йорт сатып алды. Матди яктан Надежда ярдәм иткән. Тиздән алар шул йортка күченергә җыена. Тәртипкә китереп, урамда калган эт-песиләренә ярдәм итәргә хыяллана. Бу хакта тулырак монда укый аласыз. 

Бәхетле мизгелләре белән Валерий Диюнов "Шәһри Чаллы" редакциясе белән уртаклашты.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбайлар