Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗга әзерлек бара

Мәскәүдә "Хаҗ миссиясе"нең киңәйтелгән утырышы үткән. Быелгы хаҗга әзерлек буенча уздырылган әлеге утырышны Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов алып барган. Анда Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Русиянең "Хаҗ миссиясе" вәкилләре, Диния нәзарәтләре рәисләре, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашкан. Утырышта хаҗга бару өчен виза алу, хаҗиларны Мәккәгә алып баруны...

Мәскәүдә "Хаҗ миссиясе"нең киңәйтелгән утырышы үткән. Быелгы хаҗга әзерлек буенча уздырылган әлеге утырышны Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов алып барган. Анда Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Русиянең "Хаҗ миссиясе" вәкилләре, Диния нәзарәтләре рәисләре, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашкан. Утырышта хаҗга бару өчен виза алу, хаҗиларны Мәккәгә алып баруны оештыру һәм хаҗга кагылышлы башка мәсьәләләр каралган. Быел Русиядән 20500 мөселманы хаҗ кыла алачак. Шулай ук Русиядә яшәүче чит ил кешеләре өчен 1050 урын бирелгән. Согуд Гарәбстаны хакимиятләре белән берлектә Симферопольдән Мәккәгә яки Мәдинәгә туры чартер рейсларга рөхсәт алу буенча эш бара. Әлегә кадәр Кырым хаҗилары Мәккәгә Мәскәү яки Минводы аша гына бара ала иде. Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Хаҗилар Согуд Гарәбстанына август аенда җыела башлый. kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев