Иң матур чыршы кайда?
Чаллы оешма-предприятиеләре арасында үткән «Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясадылар.
Районнар буенча Мәләкәс аръягындагы чыршы иң матуры дип танылды. Икенче урында – «Энергетик» мәдәният сарае янында, өченчедә – Җиңү паркындагы чыршылар.
Коммерция компанияләре арасында иң яхшы бизәлгән бина «АКИБАНК»ныкы, икенче урында – «ЖилЭнергоСервис», өченчедә – «Татнефть» ягулык салу станциясе.
Сәнәгать предприятиеләренә килгәндә, алар арасында иң матур бизәлгәне – «Татэнерго» – Чаллы җылылык челтәрләре филиалы булды. Икенче урында – «Чаллы икмәге», өченчедә – «КАМАЗ»ның Пресс-рам заводы.
Иң матур бизәлгән микрорайоннар – 39 комплекс, Суар поселогы һәм «Солнечный парк» торак комплексы территориясе.
Бюджет оешмалары арасында 111нче балалар бакчасы, 27нче мәктәп һәм 109нчы балалар бакчасы җиңүчеләр исемлегенә керде.
Аларның барысына да Наил Мәһдиев дипломнар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев