Татарстанда яшь белгечләр өчен яңа бүләкләү төрен әзерлиләр
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларының яшь педагоглары өчен «Безнең яңа тәрбияче» бәйгесен оештырырга телиләр. Аның кысаларында җиңүчеләрне 120 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү планлаштырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Бүләк алучы педагоглар саны ел саен 300 дән артык булыр дип көтелә. Премия алуга 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган һәм эш стажы биш елдан да артмаган тәрбиячеләр дәгъва итә алачак.
Җиңү өчен, белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын һәм технологияләрен куллану буенча индивидуаль проект белән сайлап алуда җиңәргә кирәк.
Нет комментариев