Язгы каникулда мошенниклардан сакланыгыз
Каникуллар вакытында мошенникларалдауның яңа ысулларын уйлап тапкан.
Чираттагы ял, каникул һәм сәяхәтләр чоры җитүгә, мошенниклар халыкның сәфәр, транспорт арендасы, өстәмә акча эшләү чыганагын табуда «ярдәм» тәкъдим итә башлый.
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, мошенниклар туристлык агентлыклары, балалар лагерьлары һәм санаторийларның ялган сайтларын булдыра һәм очсыз бәягә юллама тәкъдим итеп, аванс түләүне сорый. Акча килгәч, элемтә өзелә.
Тагын бер ысул: Аферистлар эшкә алабыз, дип шәхси мәгълүматлар җибәрүне, аванс кертүне сорый һәм акча алгач, юкка чыга.
Имтиханнар тапшыру һәм вузларга керү чорында үзләрен уку йортлары хезмәткәрләре дип таныштырып, СМС-хәбәр аша килгән кодны яки аккаунтлар мәгълүматларын кулга төшерү өчен, имтихан нәтиҗәләрен тикшерүне тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикле сайтлар аша акча күчермәскә, СМС-хәбәр аша килгән кодларны, парольләрне, банк карталары мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәскә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев