Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфәс хәзрәт Гайфулла мөселманнарны игелек кылырга, бер-берсен кичерергә өндәде

Гает намазына йөзләрчә мөселман килде.

Бүген мөселман дөньясы иң кадерле бәйрәм Ураза гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан шәһәребезнең «Нур Ихлас» мәчетенә мөселман кардәшләребез җыелды. Мәчетнең эче генә түгел, ишегалды да халык белән тулды. Алар арасында яшьләрнең, балаларның күп булуы аеруча сөенечле.
 

«Өченче сыйныфта укучы оныгым Самат быел ураза тотты. Аллаһка шөкер. Бергәләп гает намазына килдек», – дип шәһәрдәшебез Шамил Вәлиев сөенече белән уртаклашты. 

Ураза бәйрәме Коръән сүрәләре укудан башланып китте. Аннары Чаллы шәһәренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Чаллыда ураза тотучылар саны елдан-ел арта. «Әлеге фарыз гыйбадәтне үтәүче ике тапкыр шатлык хисе кичерә: берсе – ифтарда, икенчесе Аллаһы Тәгалә белән очрашканда. Кем белән сөйләшсәм дә, беркеше дә ураза тотарга авыр димәде. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый», – диде имам-мөхтәсиб.

Әлфәс хәзрәт вәгазьләр дә сөйләде. Әти-әниләрне хөрмәтләргә, туганнар, күршеләр, дуслар белән дус булып яшәргә, бер-беребезне кичерә белергә кирәклеген искәртте. «Юк кына нәрсә өчен бер туганнар еллар буе сөйләшмичә яши. Аллаһ сакласын, бу дөрес түгел. Ни генә булмасын, кичерергә кирәк. Туганын, күршесен кичергән кешене Аллаһы Тәгалә дә кичерә», – диде ул. 

– Нәфесне җиңү бик авыр. Әмма Аллаһы Тәгалә ярдәме белән моңа ирешеп була. Нәфес китсә, җәмгыятьтә игелеклелек, мәрхәмәтлелек арта. Бер-беребезгә игелек күрсәтеп яшик. Яхшы сүз сөйлик, изгелекләр кылыйк, үзебезгәз дога кылырлык дәвамчылар тәрбиялик. 
Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелеп килә. «Тамчыдан күл җыела» дигән мәкаль бар. Барыбыз бергә булып, шул төзелешкә мөмкинлегебездән чыгып үз өлешебезне кертсәк, ул бер-ике елдан төзелеп бетәр. Мәчет – ул безнең киләчәгебез, анда балаларыбыз, оныкларыбыз намаз укырга йөрер. Бүгенге буынның рухы өчен дога кылырлар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тырышлыгы белән иман йорты күзгә күренеп үсә, – дип шәһәрдәшләрне мәчет төзелешенә ярдәм итәргә өндәде. 

Әлфәс хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең исән-сау кайтсыннар,  илебезгә тынычлык килсен иде дигән теләкләрен дә җиткерде. 

Ул шулай ук халкыбыз тормышын яхшырту өчен эшләүче ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Рамазан бәйрәме ике рәкәгать гает намазы уку белән тәмамланды. Гает намазында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Рамил Хәлимов, җитәкчеләр, дин әһелләре һәм Чаллы мөселманнары катнашты. 

Рамазан  игелекле гамәлләр ае тәмамланды. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, ә игелекле гамәлләр дәвам итсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ураза рамазан