Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинованы күренекле җырчы ничек бәяләгән?

«Минем сүзләремне Хәния апаң да, Хәмдүнә апаң да хуплар иде» , - диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованы тамашачылары гына түгел, милләтебезнең күренекле җырчылары да хөрмәт итә. Чөнки ул аларны кадерләп үзенең концертларына чакыра. Ял иттерә. 

Башкалабызда гөрләп үткән концертларына Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаны чакырган. Бу концерт моңлы җырчыбызның туган көненә зур бүләк булгандыр, мөгаен. Илсөя Бәдретдинова Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева җырларын репертуарына алып, тамашача яратырлык итеп башкара.  Зөһрә Шәрифуллинаның хит җырларының берсе «Су буенда учак яна»га да яңа сулыш өрде. Әлеге хезмәтләре өчен Зөһрә Шәрифуллина җырчыга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

Илсөя Бәдретдинованың яңа программасын:  «Югары дәрәҗәдәге сыйфатлы концерт!» – дип бәяләде. 
– Мин сиңа бик рәхмәтле, беренчедән,  өлкән буын шәхсән үземне хөрмәтләп концертыңа чакырган өчен. Моны исән-сау булса, Хәмдүнә апаң да әйтер иде. Икенчедән, җырларымның гомерен, иҗатымны озынайтканың өчен рәхмәт. Әлеге сүзләремне Хәния апаң да, Хәмдүнә апаң да хуплар иде. Моңа минем иманым камил. Аллаһка шөкер, исән вакытымда җырларым яңгырап тора. Миннән соң да яңгырар, рәхмәт Илсөя. Өченчедән, милләтебезнең затлы, халыкчан җырчысына уңышлар гына юлдаш булсын. Озын гомерле булып, озак еллар безне җырлары белән шатландырсын, - диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи Илсөя Бәдретдинова Шоубизнес Зөһрә Шәрифуллина

2
X