Илсөя Бәдретдинова халыкка шакката: «Мине сыердай симез, маймылга охшаган, бер проблемасыз кеше диләр»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең көндәлек фото-видеоларын, уйларын аккаунтында һәрдаим язып тора. Менә ул янәдән фәлсәфи уйларга чумган. Бу юлы ул тамашачы фикерен кайгырта. Ник дигәндә, артист өчен иң мөһиме - тамашачының үзен, иҗатын ничек кабул итүе. Сүз белән илһам өстәп тә, күктән җиргә төшереп тә була шул «Тозлы помидор суы...
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең көндәлек фото-видеоларын, уйларын аккаунтында һәрдаим язып тора. Менә ул янәдән фәлсәфи уйларга чумган. Бу юлы ул тамашачы фикерен кайгырта. Ник дигәндә, артист өчен иң мөһиме - тамашачының үзен, иҗатын ничек кабул итүе. Сүз белән илһам өстәп тә, күктән җиргә төшереп тә була шул
«Тозлы помидор суы эчсәм - аның махмыр дип язасыз. Баллы әйбер ашасам бәбәй көтә дип әйтәсез. Елмаеп төшсәм - бер проблемасы юк дисез. Күнелсез төшсәм - туйдырдың инде, зарланма диясез. Бизәнсәм - маймыл кебек. Бизәнмәсәм - җенгә охшаган. Симерсәм - сыер хәтле, ябыксам -кипкән балыкка тиңлисез. Мин яратам сезне!» дип язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев