“Инвалидларга игътибар зур булды!”
62 нче комплекстагылар рәхмәт әйтә
“Рамазан аенда инвалидларны бик зурладылар”, - ди 62 нче комплекстагы инвалидлар берләшмәсе рәисе Гөлсәрия Зиякова. Ул үзләрен сөендерүчеләргә рәхмәт әйтергә дип безнең редакциягә махсус килде. Ай дәвамында эшмәкәрләр сәламәтлекләре чикле шәһәрдәшләребезгә бүләкләр тапшырган, ифтар мәҗлесләре оештырган. “Аллаһка шөкер, арабызда шундый нечкә күңелле, олы йөрәкле кешеләр бар! Безнең әби-бабайларыбызны җыеп ифтар үткәрделәр. 25 кеше бергә җыелып авыз ачтык. “Шифа” кафесы директоры Сания Шараповага, генераль директоры Харис Шәрифуллинга рәхмәт! Хәзрәт бик матур итеп догалар укыды, вәгазьләр сөйләде. Кызганыч, йөри алмый торган инвалидлар андый чараларга килә алмады. Әмма аларга да күчтәнәчләр китерделәр. Сидоровкадагы “Ихлас” мәчетеннән безнең комплекстагы инвалидлар өчен 26 данә бүләк тапшырдылар, аларның һәрберсе 15 килолы, пакетта ни генә юк – хөрмә, тәмле үлән чәе, майлар, ярмалар...” Депутат Әлфинур Галиәкбәрова да Чаллы-Яр мәчетендә инвалидлар өчен ифтар оештырган. Чарада эшмәкәр, пекарня хуҗасы Мәдинә Әбдевәлиева авыз ачучыларга күчтәнәчләр өләшкән. “Бер пакет туп-тулы иде, чәй, кәнфитләр, балга кадәр салган. Үзләренең пекарнясында пешерелгән пироглар да бар иде. Барысына да зур рәхмәт, безнең күңелне күргән өчен, сөендергән өчен яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын”, - ди Гөлсәрия ханым.
Гөлсәрия Зиякова инвалидларны «Шәһри Чаллы» газетасына яздыручыларга да зур рәхмәтләрен белдерде: «Безгә 7 газета килә, 60 кеше шуларны бер-беребезгә таратып укыйбыз. Бик эчтәлекле, файдалы язмалар, анда эшләүчеләргә дә рәхмәт. Безне тагын газетага яздырырга теләүчеләр булсын иде! »
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев