Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә тагын бер бәйрәм көне кертергә уйлыйлар

Аны елына ике тапкыр билгеләп үтәргә тәкъдим итәләр.

Татарстанның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец Россиядә елына ике тапкыр йөкле хатыннар көне үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта Russia Today хәбәр итте.

Ирина Волынец Россия Президенты Владимир Путинның илдә демографик хәлнең катлаулы булуына борчылуын истә тотып, балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә кирәк дип саный. Аның әйтүенчә, йөкле хатыннар көнен календарьгә беркетү шундый чараларның берсе. 

Йөклелекнең дәвамы  9 ай. Шуңа күрә Волынец йөкле хатыннар көнен 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Бу барлык йөкле хатыннарга да кагыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы