Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җир идәнле өйдә үскән балалар без

Сугыш башланганда Нәкыя Хәйбуллинага өч яшь була. Кечкенә генә кызчык булса да, ул әтисенең сугышка киткәнен азмы-күпме хәтерли.

– Әти мине кулына күтәреп алды да, кочаклап, үбә-үбә күрше авылга кадәр өч километр юлны күтәреп алып барды. «Әткәй, китмә, китмә, безне ташлама!» – дип елаганым истә. Шуннан алар атка утырып китеп бардылар, – дип күз яшьләре аша искә ала Нәкыя апа.

Ул тумышы белән Сарман районыннан. Әтисе сугышка киткәч, әнисе дүрт бала белән берүзе кала. Олы абыйсына 11 яшь, иң кечкенә сеңлесе тумаган да була әле. Әтисе сугышка китү белән аларның йортлары яна. Шулай итеп, биш кешелек гаилә урамда кала. 

– Әнкәй балчыктан кирпеч сугып, үзе времянка салды. Аның идәне җир, түшәме салам иде, мичен дә чыгарды. Кышкы салкыннарда салам яга идек. Абыем атлар карады, алардан калган саламны алып кайтып, времянканың идәненә, җиргә җәйдек. Шулай идәндә, салам арасында үскән балалар без, – дип сөйли ул. 

1943 елда әтиләренең хәбәрсез югалуы турында хат килә. 

– Шуннан әнкәй дүртебезне кочаклап алды да, әтиегез дә юк бит, нишләрбез инде хәзер дип бик каты елады, – ди Нәкыя апа. 

Әмма тормыш дәвам итә. Ничек кенә булмасын, алга таба яшәргә кирәк. 

– Бөтен авырлык әни җилкәсенә төште. Ул ирләр белән беррәттән 60 сотый җирдә печән чапты. Үзенә төшке ашка биргән ипине кесәсенә салып безгә алып кайта иде. 50шәр грамм тирәсе чыга иде инде ул. Колхозның атлары, сыерлары күпләп үлә иде. Авылда калган ир-атлар үләксә базына барып, безгә әз генә булса да ит чабып бирәләр иде, – дип искә ала Нәкыя апа. – Ашамаган үлән калмады безнең: кычыткан, алабута ашлары бик тәмле була иде. Сигез километр ераклыктагы урыс авылына барып, 30 сотый бәрәңгеләрен казырга йөрдек. Шуннан черек бәрәңгеләрне генә алып кайтырга рөхсәт бирәләр иде, шуларны ашап үстек. Олы апаларым елгада җәймә салып балык тоталар иде, вак балыклар ашадык.
1947 елда Нәкыя апа мәктәпкә укырга керә. Аяк киеме булмагач, яланаяк йөри. 

– Аяклар туңып, канап бетәр иде. Аларга солидол сылаганнарым гомер онытылмый, – ди Нәкыя апа. – Әнкәй чапкан печәнен байларга сата иде, шул акчага кешедән калган иске әйбер алып, безгә күлмәкләр тегеп бирер иде.
Икенче сыйныфта укыганда Нәкыягә мәктәптән бик матур ак төсле чабата бирәләр. Ләкин әнисе кибәргә дип мичкә куя да чабата яна. «И, еладым, бик каты еладым шул чакта. Шулхәтле жәл булды. Бигрәк матур чабата иде ул. Икенче көнне мәктәпкә яланаяк килгәч, директор миңа икенче чабата алып чыкты. Яхшы укыдым мин, тәртибем генә начар иде. Бер сыйныфка бер китап белән укыдык. Аны, өй эшен эшләргә дип, чиратлашып өйгә алып кайта идек», – дип мәктәп еллары хатирәләрен барлый Нәкыя апа.

1954 елда Нәкыя апа бәхет эзләп Кыргызстанның Фрунзе шәһәренә китә. Эшкә урнаша, сатучы булып эшли. Кияүгә чыга, дүрт баласы туа. Кызганычка каршы, ире, авариягә очрап, яшьли вафат була. 

Нәкыя апа дүрт бала белән ялгыз кала. Газетадан укып КамАЗ төзелеше турында белә дә Чаллыга килергә уйлый. Кибеткә эшкә керә. Башта сатучы булып эшләсә, соңрак кибет мөдире вазифасына күтәрелә. 40 ел шунда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.

Дүрт бала белән икенче тапкыр кияүгә дә чыга әле Нәкыя апа. Рафаил абый үзенең бөтен мәхәббәтен, әти назын шул балаларга бирә. 
60 яшьлек олы кызлары Мәрьям ханым аның турында: «Ул иң яхшы әти. Безне үз балалары кебек тәрбияләде. Тормышыбызны аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Безнең өчен, әниебез өчен ул терәк булды. Гомере буе безнең өчен, әниебез өчен, гаилә бәхете өчен яшәде», – ди. 
– Хәзерге вакытта мин бик бәхетле, Аллаһка шөкер. 5 оныгым һәм 5 оныкчыгым бар. Бик күп авырлыклар күрсәк тә, Аллаһ Тәгалә бәхетле картлыкны да күрергә насыйп итте. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын. Бик куркыныч сугыш булды ул. Искә алу да авыр. Төшләргә кереп азаплаган сугыш афәте беркайчан да кабатланмасын иде, – дип тели Нәкыя Хөсәеновна. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев