11 май 2022 яңалыклары
-
20 майда Казанда Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш салыначак
Бинаның макетын эшләүгә бәйге игълан ителгән. Аны сайлаганнан соң проект эшләре башланып китәчәк.
-
Үлгән әтисе әнисенең төшенә кереп, зиратка чакырган
Барып җитсәк, үз күзебезгә ышанмый торабыз: язылган кабер ташы, балчык басылып, бер якка янтайган...
-
«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара
«СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.
-
Чаллы мэры шәһәрдә үткән бәйрәм чараларыннан канәгатьме?
Май бәйрәмнәрен лаеклы итеп уздыруга күп көч һәм хезмәт түгелде.
-
Украиннарга - бушлай юллама
"Балалар 8 ел пуля, бомбалар гөрелтесе астында яшәделәр. Бүген алар тыныч тормышта ял итәргә тиеш", – дип искәртте хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә Чаллы мэры.
-
Кабат ял итәчәкбез
Киләсе айда да илебез халкын 4 кенә көнлек эш атнасы көтә.
-
Тагын 100 дән артык кеше авырган
Бүгенге көндә әлеге чирне йоктыручылар йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала.
-
Шәһәрдәшебез бакчасында фундук үстерә
Өч ел чикләвекләре булмады, аннан соң ниһаять уңышы белән куандырды. Менә шулай 8 ел инде фундук ашыйбыз. Былтыр 10 килограмм җыеп алдык, – ди Лариса Гыйләҗева.
-
Чаллының 4нче мәктәбенә янаулы хәбәр килү сәбәпле, дәресләрне туктатканнар
Ата-аналарның берсе WhatsApp төркемендә: “Сәлам, классташлар. Безгә дә килеп җитте минирование школ. Кошмар булды бүген. Янгын сүндерүчеләр, этләр...” дип хәбәр иткән.
-
«Көнбагышкай» республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» дип танылды
Балалар бакчасы җитәкчелеге 500 мең сумлык грант акчасын мультстудия үсешенә сарыф итәргә исәп тота.
-
Фирдүс Тямаевны фанаты «ДНК» тапшыруына чакыра
«Мин шушы кәгазьне тапшыргач, сез мине 303нче бүлмәгә чакырдыгыз. Сезнең концертта энергетика нык көчле булган, ахры. Концерт үтеп, 9 айдан соң, мин бала таптым» - дигән аңа бер ханым.
-
Пенсияләр күпмегә артачак?
Дәүләт башлыгы парламентка бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын, социаль пособиеләрне һәм пенсияләрне планнан тыш арттыру өчен кирәкле төзәтмәләр кертергә кушты.
-
Бүгеннән Чаллы йортларына кайнар су бирү туктатылды (график)
Чаллыда җылылык челтәрләренең төзеклеген тикшерә башлыйлар. Бу эш 24 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Чаллыда урман эчендә кафе булачак
Яр буе паркын реконструкцияләү проекты авторлары белдерүенчә аны агачтан ясаячаклар. Урында ук ял итүчеләргә скәмияләр да кую күздә тотыла.
-
Чаллы гаражларының берсендә танылган укытучының мәетенә тап булганнар
Ял вакытларында ул балык тотарга яраткан. Фаҗига буласы көнне ул гаражында ремонт эшләре белән мәшгуль булган.