Иртәгә көчле җил була
Синоптиклар фаразы.
Татарстанда начар һава торышы көтелү сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чаралары турында искәртте. 12 майда көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил һәм яшен була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында тормаска киңәш итә.
«Балаларны караусыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыруларга ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев