Ишегалларын төзекләндерә башладылар
Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды.
2026 елда төзекләндерү эшләре берьюлы 68 ишегалдында узачак. Иң күп эшләр Комсомол районында планлаштырылган – монда 34 ишегалды яңартылачак, шул исәптән 4А, 14, 19 кварталларда һәм Мәләкәс аръягында, 21, 22нче комплексларда. Үзәк районда ремонт 35, 36, 37, 38 һәм 60 нчы комплекслардагы 30 ишегалдына кагылачак. Автозавод районында 21 нче һәм 65 нче микрорайоннардагы дүрт ишегалды төзекләндереләчәк.
60 нчы комплекста, ЗЯБ бистәсенең 19 нчы комплексында иске асфальт катламын салдыралар, балалар мәйданчыкларындагы элементларны сүтәләр. Тиздән биредә киңәйтелгән машина кую урыннары, яңартылган заманча балалар мәйданчыклары, эскәмияләр дә урнаштырылачак.
60/15 йортында яшәүче Надежда Львова урам җыештыручы булып эшли. «Төзекләндерүдән соң безнең эшебез дә җиңеләя, - ди ул, - яңа асфальт өстеннән кар читарту җайлырак булыр инде, машина кую урыннары киңәйгәч чүп түгү машиналарына керергә уңайлы булачак. Кайчакта машиналар үтә алмый, чүпне икенче подъездларга кадәр сөйрәп баралар. Машиналар төзелеп торган урыннан карны да чистартып булмый иде, бозга әйләнеп бетә иде. Мәйданда бар нәрсә дә яңа була, балалар күп, бик яхшы була», - дип эшчеләрне күзәтеп тора ул.
Төзекләндерү эшләрен тизрәк тәмамлыйсы килә, ди участок башлыгы Альмир Шәрифуллин: «Безгә бер комплекска ике ай вакыт бирелде, әмма һава торышы уңай булса, иртәрәк тә тәмамларбыз дип уйлыйм. Иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр эшлибез, ялларда да эшләр тукталмый. Хәзер демонтаж эшләре алып барыла, юлны киңәйтү өчен җирнең катламын салдырабыз. Яңа асфальт, яңа бордюрлар, яңа тротуар була».
«Безнең ишегалды» программасы кысаларындагы эшләрне Республика бюджеты финанслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев