Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәте үлем белән тәмамланган

Фаҗига 16 март төнендә булган.

Чаллының юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе 16 мартта «КАМАЗ-Мастер» урамында булган авария турында мәгълүмат бирде.

Узган шимбәдә 23 сәгать 30 минутта 18/10 йорты ишегалдына  юл-транспорт һәлакәте була. 26 яшьлек «LADA Kalina» йөртүчесе якынча мәгълүматлар буенча, сулга борылганда каршы яктан килүче «Ford Kuga» автомобиленә бәрелә.

Нәтиҗәдә чит ил машинасы туктап торган 6 машинага ( Hyundai Solaris, Toyota Sienta, Skoda Rapid, BMW, Volkswagen Passat, Skoda Kodiaq) килеп керә. Аннары Ford Kuga кирпеч диварга барып бәрелә. Аның 31 яшьлек йөртүчесе ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче вафат була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте үлем-китем