Ижау мәктәбенә һөҗүм иткән ир психоневрологик диспансерда исәптә торган
646
0
Ижау шәһәренең 88 нче мәктәбендә атыш оештырган ир-ат психоневрологик диспансерда учетта торган, дип белдергән Удмуртия башлыгы Александр Бречалов.
“Һөҗүм итүче – Ижевскида яшәүче Казанцев Артем психоневрологик диспансерда учетта торган”, – дигән төбәк башлыгы телеграмм-каналындагы белдерүдә.
Аның әйтүенчә 34 яшьлек вәхши кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган. Башта ул сак хезмәткәренә аткан, шуннан соң икенче сакчыны да үтергән. Соңыннан үз-үзенә кул салган.
“Җәрәхәтләнүчеләрнең күпчелегенең хәле – авыр яки уртача авырлыкта, һәркайсына операцияләр ясалды. Аларны коткарып калачагыбызга өметләнәчәкбез”, – дигән Бречалов.
Губернатор билгеләп үткәнчә, кирәкле дарулар һәм белгечләр бар. “Мин тиешле күрсәтмәләр бирдем. Тиздән Казаннан өстәмә белгечләр, психологлар һәм кирәкле әйберләр белән самолет килеп төшәчәк”, – дигән Бречалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев