Кабат һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Кабат һава торышы үзгәрә

3 градуска кадәр җылытачак.

23 декабрь, җомга көнне, метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстанда кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем, урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлекле көчле җил фаразлана. Юллар кабат боз белән капланачак. Төнлә -2..-7 градус, көндез -2.. +3 градус җылылык көтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев