Кагыйдә бозучыларны ясалма фәһем тотачак
Бу хакта министр хәбәр итте.
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ГАИ хезмәткәрләре генә түгел, ә фото-видеофиксация һәм ясалма интеллект та тотачак. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов брифингта шулай дип белдерде.
— Юлларда ГАИ хезмәткәрләре һәм махсус контрольдә тотучыларның кимрәк булачагын барыбыз да аңлыйбыз, шуңа күрә без кагыйдә бозучыларны вакытында теркәү өчен фото-видеофиксация приборлары һәм ясалма интеллект ярдәмендә зур мәгълүматлар белән активрак һәм ышанычлырак эшләргә тиешбез. Юлларда беркем дә үзен күрмәсләр яки кагыйдә бозуы сизелмәс дип уйламасын өчен, тоталь контроль кирәк», — дип белдерде Ханифов.
Министр әйтүенчә, быел стационар фото-видеофиксация корылмалары сатып алуга 309,4 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Җиһазлар 56 җәяүлеләр кичүендә һәм 11 юл чатында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев