Кайбер йортларга кайнар су бирелде
Опрессовкалауның өченче этабы 30 июньдә тәмамланырга тиеш.
«Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, торбаларны гидравлик сынауның өченче этабы тәмамлану алдында. Күп объектларга кайнар су бирелә.
Опрессовкалауның өченче этабында яңа шәһәрдәге 194 торак йорт кайнар сусыз калган иде. Аларның 42сенә (52, 53, 54нче бистәләр) гидравлик сынау башланганның дүртенче көнендә үк кайнар су бирелде.
Әлегә 22, 23, 24нче бистәләр кайнар сусыз. Биредә җылылык торбаларын реконстркуцияләү эшләре бара.
25/15 һәм 27/06 йортларындагы торбаларда кимчелекләр табылган. Аларда ремонт эшләре дәвам итә.
Бүгенге көндә «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе барлык йортларның 89 процентын кайнар су бирү системасына кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев