Чаллы реаниматологы самолётта пассажир гомерен саклап калды
Ир-атта брадикардия башланган була.
Казан - Анталья рейсы самолеты кузгалып бер сәгать вакыт узгач борттагы ир-ат үзен начар хис итә башлый. Капитан “Табиб ярдәме кирәк!” – дип хәбәр итә.
Марат Альмакаев, 2нче шәһәр хастаханәсе реаниматологы:
«Бу вакытта йокымсорап ята идем, тиз генә нәрсә булганын аңламадым, бер хатынның иренә ярдәм соравын ишеттем. Ир-ат башкаларга игътибар итми, йөзе ап-ак, кан басымы төшкән, аңарда брадикардия башланган иде. Ул аңын югалта башлаган иде», - дип искә ала.
Доктор шунда ук ашыгыч ярдәм күрсәтә. 10 минуттан пассажирның хәле әйбәтләнә. Соңрак ир-атның йөрәге белән проблемалар булганлыгы, 2017 нче елда инфаркт кичергәнлеге ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев