Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатынының үчен 20 яшьлек егеттән алган....

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 9 ел элек булган җинаятьне ачкан.

2001 елда Туймазда яшәүче бер ханым 20 яшьлек улының югалуы турында белдергән. Тиздән бәхетсезнең гәүдәсе металл cыныкларын кабул итү пункты янында табыла.

Русия Тикшерү комитеты республика буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьне 2020 елда гына ача алганнар. Яшь кешенең үлеменә урындагы 34 яшьлек кешенең катнашы бар икән. Ир, хатыны белән ызгышканнан соң, очраклы рәвештә егеткә юлыга. Таныш булмаган кешеләр арасында тавыш чыга, аның вакытында өлкән ир берничә тапкыр егеткә пычак чәнчә. Шуннан соң җинаятьче, бәхетсезнең гәүдәсен мәсхәрәләп, аңа тагын тән җәрәхәтләре ясый.

Алынган мәгълүматлар нигезендә, аналитик төркем тарафыннан җинаять эше материаллары кабат анализлана, шаһитлар сораштырыла, җинаять кылган вакытта шикләнелүченең алибие тикшерелә, матди дәлилләр буенча заманча чагыштырма эксперт тикшеренүләре үткәрелә, зыян күрүченең киемендә биологик эзләр табыла, нәтиҗәдә, бу хәлнең ничек булуы аңлашыла.

Ике мәддә буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүче үзе гаебен әлегә танымый.

Фото: мк.ру

 

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция