Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республика укучылары өчен көзге каникуллар 29 октябрьдә башлана һәм 8 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Балалар 11 көн ял итә. 2026/2027 уку елына каникул срокларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте.
Бердәм график укучыларның оешкан ялы өчен шартлар тудыру, аларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, шулай ук каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.
Көзге каникул чорында республикада балаларның мәктәп яны лагерьлары оештырылачак: 324 лагерь планлаштырылган, аларда 13 307 укучы ял итәчәк, шул исәптән ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашучы 1 338 бала.
Нет комментариев