Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Популяр блогерлар гаиләсендә авыр кайгы

Аларның әтиләре вафат булган.

Актаныш районы Пучы авылында яшәүче блогерлар Юлия Һәм Иршат Нәбиевлар гаиләсенә авыр кайгы килде. Иршатның әтисе Илдус абый мәңгелеккә китеп барды. Ул оныклары Айшә, Саида, Алананы өзелеп ярата иде. Хатыны белән улының гаиләсенә гел булышып яшәде.

Илдус абыйда яман шеш авыруы тапкан иделәр. Ул шул чирдән терелә алмыйча, мәңгелеккә күзләрен йомды. 

«Әтиебез китте...» – дип хәбәр итте Юлия Нәбиева.

Нәбиевлар гаиләсенең кайгысын гаилә дуслары, җырчы Айгөл Шәйхетдинова  уртаклашты. 

«Авыр кайгыгызны уртаклашабыз, җаныйларым. Менә сезнең дә  әтиегез китеп барды... Илдус абый, урының җәннәт түрләрендә булсын. Узган кайтканда кереп күрешеп калдык... Рәтләнгән кебек идең... Тәки синең кулдан теге кура җиләген алып булмады», – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Айгөл Шәйхетдинова Юлия Набиева Морган