Кырым күперендә гадәттән тыш хәл
1020
0
Вакыйга урынында ике кешенең һәлак булуы турында мәгълүмат барлыкка килде.
Россия Тикшерү комитеты Кырым күперендә булган теракт буенча җинаять эше кузгатты. Бу хакта мәгълүмат Россия Тикшерү комитеты Телеграм-каналында чыкты.
«Тикшерү мәгълүматлары буенча, 17 июль төнендә Украинаның махсус хезмәтләре тарафыннан кылынган террорчылык акты нәтиҗәсендә Кырым күперенең бер секциясе зыян күргән. Күпердән җиңел автомобильдә барган ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган, аларның балигъ булмаган кызы җәрәхәтләр алган», диелгән хәбәрдә.
Җинаять эше кысаларында экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү әлеге җинаятьне оештыруга һәм башкаруга катнашы булганнарны ачыклый.
фото: kremlin.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев